КИУ студентлары Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнаштылар
13 февраль көнне «Ислам фәннәре» юнәлешенең 3 курс студентлары татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доцентлары Гарипова-Хәсәншина Венера Мәэмүн кызы һәм Батыршина Гүзәл Гомәр кызы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Х.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан оештырылган «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» Бөтенроссия фәнни конференциясендә булып кайттылар.
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган әлеге чара Татарстанда 2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы рухында узды. Конференциянең төп максаты – Муса Җәлил турындагы тарихи хәтерне яңарту, аның шәхесе һәм иҗади мирасын Россия мәдәни киңлегендә комплекслы анализлау булып торды. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Чиләбе, Түбән Новгородтан һәм Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар җыелган иде. Секцияләрдә шагыйрьнең биографиясе, тарихи мирасны формалаштыру һәм саклау, поэтик мирас, Муса Җәлил текстларының тәрҗемәләре һәм интерпретацияләре проблемалары күтәрелде. Төп вакыйга булып «Муса Җәлил. Энциклопедия очерклары» дигән басманы һәм аның турында биобиблиографик күрсәткечне тәкъдим итү булды.
Студентлар биредә Җәлил турында бик күп кызыклы фактлар ишетеп, иҗаты белән рухланып кайттылар.
