Для слабовидящих Контакты Медиа  ЭИОС
  • Абитуриенту
    • Дистанционная подача документов
      • Высшее образование
      • СПРО
    • Приемная комиссия
    • Среднее профессиональное религиозное образование
      • Стоимость обучения
      • Списки абитуриентов и зачисленных
    • Высшее образование
      • Правила приема
      • Вступительные экзамены
      • Стоимость обучения
      • Списки абитуриентов и зачисленных
    • Обратная связь
  • Сведения об образовательной организации
    • Основные сведения
    • Структура и органы управления образовательной организации
    • Документы
    • Образование
    • Образовательный стандарт
    • Руководство
    • Педагогический состав
    • Материально-техническое обеспечение и оснащенность образовательного процесса. Доступная среда
    • Стипендии и иные меры поддержки обучающихся
    • Платные образовательные услуги
    • Финансово-хозяйственная деятельность
    • Вакантные места для приема (перевода) обучающихся
    • Международное сотрудничество
    • Организация питания в образовательной организации
    • Конкурсный отбор
  • Расписание
  • Научная деятельность
    • Научно-исследовательская работа
    • Научно-исследовательская работа студентов
    • Научные мероприятия
    • Нормативные документы
  • Воспитательная деятельность
  • Опрос
Главная → Новости → Казан ислам университетында дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды

    Казан ислам университетында дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды

    Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Әлеге акция быел беренче тапкыр апрель аенда оештырыла.

    Чарада катнашкан студентлар һәм хезмәткәрләр татар теленнән үзләренең белем дәрәҗәләрен сынап карый алдылар.

    Диктант тексты өчен бөек шагыйребезГабдулла Тукайның «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» әсәреннән өзекләр тәкъдим ителде. Аны Россия ислам институтында татар теле hәм милли мәдәният кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы, ә инде КИУның Госман ибне Гаффан исемендеге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә текстны кафедра мөдире, доцент Гарипова-Хәсәншина Венера Мәэмүн кызы укыды.

    Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин, катнашучыларны сәламләп, бу чара турында фикерен җиткерде:

    «Сезгә, әлеге дөньякүләм чарада катнашып, татар теленә булган ихлас хөрмәтегез өчен зур рәхмәт! „Татарча диктант“ акциясе – татар мәдәнияте һәм теле тарихындагы мөһим вакыйга гына түгел, ә безнең милләтне берләштерүнең матур символы да.

    Бу чара татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү юнәлешендәге бердәмлекне күрсәтә.

    Татар телен саклау – безнең гомеребез буе дәвам итәсе мөһим бурыч. Әлеге акциянең уңышы безгә яңа көч бирсен, татар телен өйрәнергә һәм аны көндәлек тормышта киңрәк кулланырга өндәсен».

    © Казанский исламский университет, 2013-2021
    420049, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Газовая, дом 19. (Приволжский район)
    Телефон: +7 (843) 277-55-36
    Наша группа Рейтинг@Mail.ru