Казан ислам университеты шәкертләре Габдулла Тукай музеена бардылар
25 апрель көнне Казан ислам университетының 3 курс шәкертләре татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты Батыршина Гүзәл Гомәр кызы җитәкчелегендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай музеена бардылар. Студентлар Тукайның шәхси әйберләрен, китапларын һәм аның иҗаты белән бәйле экспонатларны карадылар, шагыйрьнең балачагы, яшьлеге һәм иҗат юлы турында кызыклы фактлар ишеттеләр. Экскурсия барышында музей хезмәткәрләре Габдулла Тукайның шигырьләре, әсәрләре һәм аларның татар мәдәниятендә тоткан урыны турында сөйләделәр, аның әсәрләре нигезендә эшләнгән мультфильмнар күрсәттеләр.
Музейга бару студентларның Габдулла Тукайның шәхесе һәм иҗаты, аның мирасының татар халкының милли-мәдәни дөньясында тоткан урынын тагын да тулырак күзалларга мөмкинлек бирде. Студентлар бу экскурсиядән бик зур канәгатьлек хисе белән кайттылар, шагыйрьнең иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнергә теләк белдерделәр.
